Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Үпкәләп төшемә керде»

Композитор Ринат Гобәйдуллин шәкертенә ни өчен үпкәләгән?

Күренекле композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинның кинәт вафат булуына 7 ел тулды. Ул 2017 елның гыйнварында руль артында килеш мәңгелеккә күзләрен йомды. Үзе китсә дә аның җырлары халык күңелендә яши, шәкертләре онытмый. Тиздән Чаллыда аның истәлегенә мәртәбәле сәнгать әһелләре катнашында зур концерт була. Шушы көннәрдә хезмәттәшем Резидә Ганиева Ринат Гобәйдуллинның баяны аның шәкертенә кайтарылуы турында хәбәр итте. Без баян хуҗасы Нәҗип Кильдияров белән элемтәгә кереп, күренекле композитор һәм музыкант турында истәлекләрен барладык.
– Нәҗип абый, Ринат Гобәйдуллин белән тәүге очрашуыгыз хәтердәме?
– Әлбәттә. Ринат абый Лениногорски пед училищесын тәмамлагач Ленино авылында укыткан, "отработка»сы  беткәч Иске Урыссу авылына кайтты.  Мин дә шул авылдан. Әти-әнием абыйга гармун алып биргән иде, ул өйрәнә алмады, ә мин тиз өйрәндем. Бервакыт ачык тәрәздән Ринат абый минем гармунда уйнаганымны ишетеп алган һәм безгә кереп миңа: «Мин сине баянда уйнарга өйрәтәм», – диде. Ул клубта эшли иде. Мин беренче сыйныфта укыганда  мәктәпкә кереп мине эләктереп ала да клубка баянда уйнарга өйрәтергә алып керә иде. Ә минем нота өйрәнәсем дә, баянда уйныйсым да килми, дәрестән соң малайлар белән уйнысым килә. Әти-әнигә булышырга да кирәк. Нота өйрәнү бик авыр бит ул. Мине нота буенча баянда уйнарга өйрәнәсем килмичә елаган вакытларым да күп була иде. Ринат абый мине кызганмады, җилтерәтеп клубка алып керә иде һәм нота өйрәтә, үзе кат-кат гармунда уйнап күрсәтә. «Шомарасың бит» дип, мактап та куя. Еш кына мине эзләп клубка әни дә килә иде. Аны Ринат абый: «Малаең талантлы. Мин аңардан кеше ясыйм Заһидә апа», – дия иде. Чыннан да Ринат абый миннән оста баянчы ясады. Урыны җәннәттә булсын. 

– Урта мәктәпне тәмамлагач сәнгать юлыннан киттегезме?
– Мин Ринат Гобәйдуллин укыган Казан Дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамладым. Анда Рәгъде Халитов, Ганс Сәйфуллиннарда белем алдым. Ринат абый мине милләтебезнең бөек шәхесләре Рамил Курамшин, Хәйдәр Бигичев, Фасил Әхмәтовлар белән таныштырды. Мин алардан чын татарга хас сыйфатларны алдым.  Күңелемә милли рухны сеңдердем. Шул халәт белән Бөгелмәдәге татар мәдәни үзәгендә баянчы булып халкыбызга хезмәт итәм. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балалар өчен бушлай дәресләр үткәрәм. Баянда, курайда, кубызда уйнап күрсәтәм. Шулай итеп киләчәк буында татар теленә, татар музыкасына мәхәббәт тәрбиялим. Үземнең гармунчылар ансамблем дә бар. Музыкант булып кына, тормышны алып барып булмый. Шуңа күрә берничә юнәлеш буенча үз эшемне  алып барам. 

– Ринат абый сезгә үпкәләгән диләр.
– Ул мине үз урынына әзерләде. Чаллыга эшкә чакырды. Ләкин игезәк балаларыбыз тугач Бөгелмәдә безгә өч бүлмәле фатир бирделәр дә, гаиләбез белән шунда калырга карар кылдык. Ә Ринат абый миңа Чаллыда малосемейка алырга булышам дигән иде. Минем Чаллыга килмәвемә үпкәләде, әмма бервакытта да ачу саклап йөрмәде. Ул кешеләрне бик ярата иде. 

– Ринат абыйның исемен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәрегез юкмы?
– Ул еш кына төшләремә кереп, ничектер канәгатьсезлек белдергән сыман иде. Шуннан соң мин музыкант һәм җырчы дусларым белән Иске Урыссу авылында Ринат Гобәйдуллинны искә алу чарасы  уздырдым. Башта мулла Ринат Шәрип улы рухына коръән укыды. Бергә дога кылдык. Аннары Чаллы, Бөгелмә артистлары, музыкантлары катнашында эчтәлекле, матур  концерт куйдык.  Халык бик канәгать булып калган иде. Хәзер клуб каршында Ринат абый истәлегенә граниттан таш куярга җыенам.


– Ринат Гобәйдуллинның баяны ничек сезгә килеп эләкте?
– Мин аның баянын Мәскәүдә яшәүче улы Азаттан сораган идем. Ул аны миңа бирде. Баянны ремонтладым, хәзер уйнап йөрим. Күңелем гел Ринат абый белән сөйләшкән кебек. Рәхәт. Ул миңа: «Нәҗип, гармунда, баянда иҗекләп, татарча уйна (андый баянчылар Татарстанда 1-2 генә), җырчыларга да җиңел була. Бака туе ясама», – дип өйрәткән иде. Мин остазым кушканча уйныйм, җырчыларны җырлатам, район, шәһәрләрдә юбилей, бәйрәмнәрдә халыкны милли көйләр рухында ял иттерәм. 

Фото шәхси архивтан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы татар дәүләт драма театры Ринат Гобәйдуллин Нәҗип Кильдияров Бөгелмә