Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Уразада хәлегез китмәсен өчен ботка ашагыз”, - ди Чаллы табибы Вазыйх Ситдыйков

Аеруча, карабодай, солы, арпа ярмаларына өстенлек бирергә кирәк.

Дөрес туклану – ул организмыбызны нормада тотучы иң мөһим алшартларның берсе. “Ураза тотучыларга мин иң элек, сәхәр вакытында боткалар ашарга киңәш итәр идем. Чөнки алар озак эшкәртелә һәм шул сәбәпле кешене ярты көнгә җитәрлек энергия белән тәэмин итеп тора. Аеруча, карабодай, солы, арпа ярмаларына өстенлек бирергә кирәк. Әлбәттә инде табында ит ризыклары да булырга тиеш. Ит организмны аксым белән баета. Ул күзәнәкләр өчен төзелеш материалы да булып тора. Итне мин яшелчәләр, үләннәр белән ашарга киңәш итәм. Ул тизрәк эшкәртелә. Аксымны шулай ук эремчек, йомыркадан да алырга мөмкин. Шуны да исегездә отыгыз: көне буе ашамый торганнан соң ифтарда тозлы, борычлы, кыздырылган, камыр ризыкларын ашасагыз, организм шок кичерергә мөмкин. Бу ризыкларны ашаганчы аш эчеп алу яхшы булыр”, - ди 53 еллык эш тәҗрибәсе булган Чаллы табибы Вазыйх Имамович. 

Белгеч белән тулырак әңгәмәне “Шәһри Чаллы” газетасының 20 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза табиб