Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Үсентеләргә нәрсә зарарлы?

Бакчачыларга киңәшләр

Россельхознадзорның Татарстан буенча филиалы «ЦОК АПК» оешмасы белгечләре бакчачыларга түбәндәгеләрне киңәш иттеләр.
Беренчедән, чәчү матриалларына акчаны кызганмаска. Үсентеләргә дөрес булмаган караш бакчачыга күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Арзан бәягә сыйфатсыз орлык алу бөтен эшне юкка чыгарырга мөмкин. Филиал директоры Идрис Гатин әйтүенчә, сыйфатлы чәчү материаллары – киләчәк уңышның нигезе булып тора. «Икенче сорттагы орлыктан чирле үсенте үсә, яисә орлыктан бөтенләй бер нәрсә дә чыкмый. Үз бакчасындагы чирле яшелчә-җимеш орлыгы, яисә законсыз сәүдә нокталарыннан алынган шикле орлыклардан да файда булмый. Шуңа күрә чәчү материалларын ышанычлы сатып алучылардан һәм билгеле җитештерүчлеәрдән сатып алырга кирәк. Товарның кабында тулы мәгълүмат булырга тиеш. Җитештерү һәм файдалану вакытын тикшерергә онытмагыз», – ди ул. 
Грунтны дөрес сайлау да мөһим роль уйный. Үсемлеккә туры килмәгән грунт аның үсешен тоткарлый. Һәр үсемлекне үзенә туры килә торган туфракка утыртырга кирәк. Мәсәлән, кәбестәне башка үсемлек үскән җиргә утыртырга ярамый. 
Яшь үсентеләр өчен грунт нигезен үзең ясарга яисә фабрикада җитешетерелгән катнашманы алырга кирәк. Субстартта ингридинетлар кирәкле пропорциядә булырга тиеш: торф, компост, бакча туфрагы һәм башка элементлар. 
Эшкәртелмәгән тиресне туфракка салу нәтиҗәсендә сальмонелла, эчәк таякчыгы кебек чирләр килеп чыгарга мөмкин. «О побочных продуктах животноводства и о внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации»  һәм башка федераль кануннар буенча тирес билгеле бер шартлар үтәлгәндә генә сатыла. Аны эшкәрткәндә техник шартлар, эшкәртү методлары,  куллану, контроль һәм куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш.  Һәр продукт лаборатор тикшерү узарга, субстрат зарарсызландырылырга тиеш. Шулай ук файдалы бактериаль мохитны арттыру зарур. 
Контейнерларны дөрес сайлагыз. Контейнерлар зур яисә артык кечкенә булса, дренаж тишекләре булмаса үсентеләргә зыян килергә мөмкин.
Шулай ук орлыкларны чәчәр алдыннан эшкәртергә кирәк.  Бу аеруча узан еллардан калган орлыклар өчен мөһим. «Алдан әзерлек эшләре башкарылмаса үсентеләр үләргә мөмкин, – ди лаборатория мөдире урынбасары Юлия Шафикова. – Җитештерүче махсус состав белән эшкәрткән орлыкларны яңадан эшкәртергә ярамый. 
Утырту вакытын да истә тотарга кирәк. Белгечләр тәкъдим иткән оптималь вакытта утыртмасаң үсенте чирле булып үсә, түтәлгә күчергәч үсеп китә алмый.
Орлыкны артык тирән утырту да зыянлы. Арготехникларның алтын кагыйдәсе: утырту тирәнлге орлыкның 2 диаметры кадәр булырга тиеш. Орлыклар җитештерүче аны ничек утыру кагыйдәләрен дә яза.  Шулай ук үсентеләрнең яктылык яратуын дә истә тоту зарур. Орлыкларны артык еш утырту да үсентегә зыян сала. Һәр үсентегә яктылык, дым, файдалы элементлар җитәрлек булырга тиеш. Артык дым да зыян салырга мөмкин.
Су температурасы бүлмәдге кебек булырга тиеш.  Температура режимын да саклагыз.  Күпчелек үсентеләргә +20°С җылылык җитә. Үсентеләрне тукландырырга да онытмагыз. 
Күчереп утырытканда һәр үсентегә җитәрлек урын булырга тиеш. Баштагы вакытларда 2-3 тәүлек аларны артык яктылыктан  сакларга кирәк. Кайбер үсентеләргә «пикировка» кирәкми. Күчереп утыртканнан соң, үсентегә адаптация өчен вакыт бирегез. Ашлама кертергә дә ашыкмагыз.  Бу эшне үсемлек актив үсә башлагач кына башкарыгыз. 5 көн узгач кына ныклап су сибегез. 
Белгечләрнең киңәшләрен истә тотсагыз, мул уңыш алырсыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рассада Бакчачы почмагы