Үзәк районда күршеләр бәйрәме
Яңалыклар тасмасы

Үзәк районда күршеләр бәйрәме

Төзүчеләргә рәхмәт әйттеләр, балаларга бүләкләр бирделәр.

Яңа шәһәрнең 59/13 йорты ишегалдында 59нчы микрорайонда яшәүчеләр өчен бәйрәм узды. 

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов шәһәрдәшләргә изге теләкләрен җиткерде. «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерүдә катнашкан предприятиеләр хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. 

«Төзүчеләр һава торышының нинди булуына карамастан, тырышып эшләделәр. 59нчы бистәдә 13 ишегалды яңарды», – диде ул. 

Чарада шәһәр хакимияте исеменнән, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга татлы бүләкләр, мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тапшырылды.  Балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


безнең ишегалды балалар бәйрәм

Нет комментариев