Үзе укытучы, үзе блогер
«Укучыларның әти-әниләре балаларының артист булуына өйрәнде, видеоларны көтеп кенә торалар», - ди Алия Корбанова.
52нче мәктәптә татар һәм рус телләре укытучысы Алия Корбанова шәһәрдә иң популяр мөгаллимнәрнең берсе. Интернет челтәрендә дә аудиториясе көнләп түгел, сәгатьләп арта аның. Бүгенге көндә 2 меңнән артык аккаунт даими рәвештә күзәтеп тора үзен. Тамашачылары – укучылар, аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре.
Барысы да гади бер иншадан башланып китә. «Үскәч кем булырга телим?» дигән темага сочинение язганда, күпчелек укучы: «Блогер буласым килә», – дигән. Ник берсе «укытучы булам» дисен! Шунда: «Карале, болар блогерларны ничек хөрмәт итәләр!» – дип көнләшеп куйдым. «Ни өчен мин блогерлык һөнәре белән укытучы һөнәрен бергә алып бара алмыйм?» – дип уйга калдым. Алар бит бер-берсенә комачауламый, киресенчә, моны үз эшеңдә куллану яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин», – дип искә ала Алия шөгыленең башлангычын.
Укытучылар арасында төрле бәйгеләрдә катнашканда да, еш кына шартлар буенча видео төшереп, интернетка хэштег белән куярга кирәк була. Конкурслар күп түгел, ә һәр баланың да видеога төшәсе килә. Шунда укучылар үзләре үк төрле кызыклы сценарийлар тәкъдим итә башлый. Укытучы апалары сүзләрен бераз төзәтә, татарчага тәрҗемә итә дә, кызыклы роликлар яздыра. «Татар телендә дә, рус телендә дә төшерәбез. Татарча начар белүчеләр дә үз ролендәге сүзләрне өйрәнә. Шул видеоны караган балалар, роликта катнашкан укучы бер генә татарча сүзне истә калдырса да, димәк, эшем юкка булмаган», – ди Алия.
Күңелне күтәрер өчен генә төшерелгән видео дисәң дә, укытучы бик күп максатларга ирешә: «Балаларны татар теленә дә, видеога төшәргә дә өйрәтәм. Алар үз фикерләрен курыкмыйча җиткерергә, камерадан курыкмаска да гадәтләнәләр. Күбесе мәктәптә уку авыр, ә укытучы һөнәре актуаль түгел дип уйлый. Ә минем мәктәптә ничек күңелле булуын аңлатасым, һөнәремә карата хөрмәт уятасым килә!» – ди укытучы.

Инде әти-әниләр дә балаларының артист булуына өйрәнгән, видеоларны көтеп кенә торалар, истәлеккә дип күбрәк төшерүләрен сорыйлар. «Бер бала әнисенә кайтып: «Алия Ильфаковна «крутая» дигән. Ә бер әни телефонын алмаштыргач миннән бөтен видеоны тагын бер кат яңадан җибәрүемне үтенде. Миңа шундый мизгелләр этәргеч бирә», – ди язмам герое сөенеп.
Ә бит педагог һөнәренә мәхәббәт уятырга теләгән белгеч үзе дә эшен тиз генә яратмаган. «Практика узганда ук куркып калдым. «Укытучы гел кәгазь тикшереп утыра, балаларга вакыт калмый», – дип зарланалар иде. Аннары эшкә килгәч грант оттым. «Безнең яңа укытучы» программасы буенча ай саен хезмәт хакына өстәп, 3 ел дәвамында 8 мең түләп бардылар. Эштән китсәң, барлык акчаны яңадан кайтарасы. Мине шул гына тотып торды. Чөнки мәктәптә булган бөтен әйберне университетта өйрәтмиләр. 31 бала белән класс бирделәр. Мин дә бала гына идем бит әле. Аннары аңлап алдым инде, кайчак усал да була белергә кирәк, кайчак хәлләренә керә белү дә мөһим. Кыскасы, син аларга укытучы да, дус та була белергә тиеш».
Хәзер бу хәлләрне Алия көлеп кенә искә ала, укучыларын югары уку йортларына озаткач та элемтәләр өзелми икән, бәйрәмнәргә котлаулар җибәреп, үзара хәлләр белешеп торалар. «Балалар белән элемтә булдыруда әти-әниләр дә ярдәм итте», – ди мөгаллим.
«Эшемә сөенеп барам, әнием үзе укытучы булырга хыялланган, әмма уку йортын тәмамлый алмаган, кияүгә чыккан. «Мин сине биек үкчәләр киеп мәктәпкә эшкә йөрүеңне күз алдыма китерәм», – дия иде ул. Шулай булды да, әниемнең рухы шат булсын», – дип искә ала укытучы. «Безнең отпуск зур бит, шуңа вакытны уздырыр өчен җәен башка урыннарда да эшләп алам. Мисал өчен, туңдырма җитештерә торган фабрикада. Анда туңдырманы төргәндә дә: «Минем һөнәрем барыбер иң яхшысы», – дип үз эшемне сагынып куям. Хезмәт хакын да арттырсыннар иде. Шулай да бу киртә түгел, мин репетиторлык белән шөгыльләнергә дә вакыт табам, әлегә гаиләм юк, өлгерәм», – дип сокландырды Алия, бер дә зарланмыйча.
Алия Корбановага эшендә дә тормышында да уңышлар телибез.

Шәхси фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев