Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Үзләрен генә утыртмасыннар иде»

«Әйтим әле!» рубрикасында шәһәрдәшләребезнең фикерләрен журналист Гүзәл Шиһапова тыңлады. Сорауларыгыз, борчулы уй-фикерләрегез белән сез дә 8-908-333-03-70 телефон номеры аша уртаклаша аласыз.

Мин такси хезмәтендә эшлим. Кайчакта заказга барам да, анда 6-8 яшьлек кенә балалар була. Әти-әниләре шулай такси чакырта да, мин кирәкле җиргә илтергә тиеш булам инде. Бала икәнен заказга барып җиткәч кенә беләм. Яңадан борылып китәр идем, әмма аннары фатирына керә алмаса, өйдә кеше булмаса, курыкса, дип уйлый башлыйм. Әти-әнисе бу хакта бер дә уйламый микәнни?! Мин – тиешле адрес буенча илтеп кенә куючы бит.
Әле илтеп куйгач та, күз карашы белән булса да, озатып калам: каршы алалармы, ишекне ача алдымы? Төрле төркемнәрдә балалар югалуы турында хәбәрләр еш чыгып тора бит. Әти-әниләр, зинһар, балаларыгызны алай ышанып, үзләрен генә калдырмагыз. Таксида да кем генә эшләми, юлда да төрле хәлләр була.
Зөфәр Газизов 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безгә язалар