Водолазлар елга төбеннән машина чыгарганнар
Яңалыклар тасмасы

Водолазлар елга төбеннән машина чыгарганнар

Эчендә ир-ат мәете булган.

Минзәлә районындагы Ык елгасы төбеннән водолазлар эчендә ир-ат мәете булган машинаны чыгарганнар. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  матбугат хезмәте хәбәр итте.

38 яшьлек ир-ат 27 июльдә Иске Александровка авылы артында пикник вакытында югалган булган.  

 Автомобиль елгада  4-4,5 метр тирәнлектә булган. 

Әлеге фаҗигале хәлнең сәбәпләре билгеле түгел . Тикшерү эшләре бара. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су елга фаҗига үлем-китем

Нет комментариев