Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«WhatsApp»ны ябачаклар, диләр...

Мәсьәләгә Россия Федерациясенең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры ачыклык кертте.

Россиядә "Whatsapp"ны ябачаклармы? Бу сорауга Русия Федерациясенең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Петербург халыкара икътисади форумы барышында җавап бирде.

"Әлегә бу хакта сүз бармый", - дип китерә аның сүзләрен "РИА Новости" басмасы.

Дәүләт компанияләренең һәм хакимият органнары вәкилләренең бу мессенджердан китүен чиновник әлеге өлкәдә көндәшлек белән аңлата. Ул билгеләп үткәнчә, кулланучыларның шактый зур өлеше "Telegram"ны сайлаган, ул хәзерге вакытта көндәшлеккә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев