Хәйрия концертында «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 2 млн сумнан артык акча җыелды
Яңалыклар тасмасы

Хәйрия концертында «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 2 млн сумнан артык акча җыелды

Концерт Чаллының мактаулы гражданины Дени Абрамашвили тарафыннан оештырылды.

"Энергетик" мәдәният сараенда узган хәйрия концертында "Җәмигъ" мәчете төзелешенә 2 млн сумнан артык акча җыелды. Әлеге сумманы сәхнәдән Чаллының мактаулы гражданины Дени Абрамашвили шәһәр мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга тапшырды. Искәртергә кирәк, концерт та аның инициативасы белән оештырылды.

Концертта Чечен Республикасының халык коллективлары һәм солистлары, Чаллының танылган артистлары катнашты.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев