«Халык инспекторы»нда Татарстан халкы 5,6 млн сум акча эшләде: иң зур сумма Казан кешесендә – 275 мең
ТР цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
2024 елдан башлап «Халык инспекторы» кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр итеп акча эшләп була. Шул вакыттан башлап Татарстан халкы 7 түләүле категория буенча 12 меңнән артык гариза биреп, 5,6 млн сум акча эшләгән.
Рекордчы 226 гариза җибәреп 275 мең сум акча алган Казан кешесе. Икенче урында 209 гариза җибәреп 260,8 мең сум акча алучы.
«Халык инспекторы» системасында республика халкы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең ярдәмчеләренә әйләнәләр һәм административ хокук бозучыларны вакытында ачыкларга ярдәм итәләр.
«Бүгенге көндә «Халык инспекторы» кушымтасы – хокук бозулар турында хәбәр итү ысулы гына түгел, ә Татарстан юлларында куркынычсызлыкны арттыру инструменты да. Һәрберебез дөрес булмаган парковканы, куркыныч машина йөртүне күреп видеога яисә фотога төшереп җибәрбез икән, бер-беребезне авариядән генә түгел, кеше гомерләрен дә саклап калабыз. Кушымтада 199 меңнән артык уникаль кулланучы теркәлгән. Иң яшенә – 17, ә иң тәҗрибәлесенә 67 яшь», – ди ТРның цифрлы үсеш министры Илья Начвин.
Кушымтада штраф күләменнән 25% күләмендә акча алырга була, ә система автомат рәвештә урынын билгели һәм заявканы тиз арада эшкәртә.
Искәрмә:
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында юл йөрү һәм төзекләндерү кагыйдәләрен видеога теркәү Татарстанда 2014 елда гамәлгә кертелде.
2024 елның сентябрендә кушымта яңартылды. Нәтиҗәдә 7 категориядә кагыйдәләр бозуны хәбәр итеп, акча алу мөмкинлеге булдырылды:
– Светафоның кызыл утына чыгу;
– Каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү;
– Светафорның кызыл утында стоп сызыктан чыгу;
– Хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшү;
– Куркынычсызлык каешын такмау;
– Җәяүлене үткәрмәү;
– Транспорт чарасыннан чүп-чар ташлау.
ТР цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев