Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәрби киемнән йөрүче парикмахер

«Көндез – үз эшемдә, кич складта эшлим», - ди.

Чаллыда волонтёрлык берләшмәләре бихисап күп. Шуларның берсе – «СВОих не бросаем 16». Хәрби киемнән озын сары чәчле кызны күрсәгез, аның җитәкчесе Анна Артемьева булыр. Дус кызлары Гүзәл Гафиятуллина һәм Екатерина Шульга белән алар 10 меңгә якын кешене туплап, гуманитар ярдәм җыялар.  

«Мин – парикмахер. Көндез – үз эшемдә, кич складта эшлим. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, социаль челтәрләрдә гуманитар ярдәм җыю турында белдерү элгән идек, ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды. Кирәк-яракларны салонга ук китерә башладылар. Ниләр генә юк! Хәтта такталар да... Хезмәттәшләрем дә бу изге эш белән яна башлады. 2023 елда СВО зонасына барып кайттык. Хәзер 2-3 атна саен гуманитар ярдәм җибәреп торабыз», – ди Анна. 

Активистлар республиканың «Алга», «Тимер» полкларыннан тыш, Россиянең башка хәрби частьләренә дә гуманитар ярдәм җибәрә. Светлодарсктагы мәктәпне үз канатлары астына алганнар: тәрәзәләрен яңартканнар, спорт залларын җиһазландырганнар. Госпитальгә ярдәм итеп торалар. «Җиңүгә ирешмичә, бу эштән туктамаячакбыз», – диләр. 

Хәрбиләргә ярдәм итүче башка төркемнәр турында «Шәһри Чаллы» газетасыннан укыгыз. 

Фото «СВОих не бросаем 16» телеграм-каналыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев