Хәрби операция зонасында күчмә мәчет булачак
748
0
Татарстанлылар аның өчен акча туплады.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Каһарман» хәйрия акциясе кысаларында 3 көндә 2 176 987 сум акча җыйган. Бу акчаларны махсус УАЗ автомобиле сатып алып аннан күчмә мәчет ясау һәм җиһазландыру өчен җыйдылар. Акциягә Татарстанның барлык почмакларыннан һәм аннан читтә яшәүче мөселманнар кушылды. Мөмкинлегенә карап, 10, 20, 30 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр акча күчерделәр. Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов район мәхәлләләре исеменнән 280 мең сум тапшырды. Акциядә «Ярдәм» һәм «Мәрҗани» мәчетләре дә актив катнашты: алар «Зәкят» хәйрия фондына 100әр мең сум акча күчерделәр.
Акциянең нәтиҗәсе буларак, 1 473 000 сумлык УАЗ («буханка») йөк-пассажир автомобиле сатып алынды. Аның идәненә җылыткыч материал һәм ковролин җәеләчәк, кондиционер урнаштырылачак, китаплар өчен киштәләр эленәчәк, шулай ук миһраб куелачак һәм каллиграфик язулар белән бизәләчәк.
Күчмә мәчет хәрби-кыр шартларында махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчылары өчен кирәк. «Каһарман» хәйрия акциясе дәвам итә. Махсус операция зонасына тагын бер күчмә мәчет җибәрергә ниятлиләр.
Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев