Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби операциядә хезмәт итүче Чаллы егете: «Онытылмаслык булды»

Ул беренче тапкыр чит җирлектә туган көнен уздырган.

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Чаллы егете (анда аны Зига дип йөртәләр) кыска вакытлы ялда. 17 сентябрьда ул туган көнен хәрби зонада билгеләп үткән.

"ЗИГА" язуы белән торт ясаттым. Кич йокларга ятар алдыннан бергә хезмәт итүче егетләр белән чәй эчтек. Алар миңа сәламәтлек һәм бәхет теләде. Гадәттәгечә инде. Туган көнем яхшы узды. Онытылмаслык булды", - ди ул. 

Чаллы егете хәрби операциягә үз теләге белән китә. Әлбәттә, бу хәбәр гаиләсе өчен яшен суккандай була. Аеруча әнисе борчыла. Әмма соңыннан ул улының теләге белән килешә. Быел шәһәрдәшнең хәрби хезмәткә алынуына 1 ел булды. 

"Әнием минем белән горурлана. Бөтен күршеләр белә. "Афәрин!", "Көтәбез сине" диләр", - ди Зига. 

Тиздән ул юлга кузгалачак. Илне саклау - төп бурычым, ди. Исән-имин кайтырга вәгъдә итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев