Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы парикмахеры «Ел хатын-кызы» булды

Республикакүләм бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республикакүләм бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле. «Ел хатын-кызы» исеменә шәһәрдәшебез Анна Артемьева лаек булды. Ул - гап-гади парикмахер. Мобилизация игълан ителгәннән бирле хәрбиләргә ярдәм итә. «СВОих не бросаем – 16» төркемен оештырып, хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм машиналары озата.  

«Көндез – үз эшемдә, кич складта эшлим. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, социаль челтәрләрдә гуманитар ярдәм җыю турында белдерү элгән идек, ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды. Кирәк-яракларны салонга ук китерә башладылар. Ниләр генә юк! Хәтта такталар да... Хезмәттәшләрем дә бу изге эш белән яна башлады. 2023 елда СВО зонасына барып кайттык. Хәзер 2-3 атна саен гуманитар ярдәм җибәреп торабыз», – дип сөйләгән иде Анна. 

«Ел ир-аты» исеме ТР Дәүләт Советы депутаты, «Далини» компаниясе директоры Руслан Нигъмәтулинга бирелде. Ул да шәһәребездә актив кешеләрнең берсе. СВО зонасына гуманитар ярдәм ташу өчен фура машиналары белән тәэмин итеп тора. 

«Өченче яшь героинясы» номинациясендә Нәзимә Закирова җиңде. 83 яшендә ул авыр штангалар күтәрә. Хәтта Россиянең Гиннес китабына керде. 

Республика парламентының хатын-кыз депутатлары берләшмәсеннән «Мәрхәмәт» махсус номинациясендә Шәһәр Советы депутаты, Сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резеда Мәүҗүтова җиңүче булды.

Актив шәһәрдәшләребезне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин котлады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев