Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләргә мотоцикл җибәрелде

Чаллыдан чираттагы гуманитар йөк озатылды

Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде.
Ул хәрбиләрнең үтенече белән тупланды. Гуманитар йөк составында мотоцикл, прицеп, бензин генераторы, бензопилалар һәм башка кирәк-яраклар бар.


Йөк шәһәр Советы депутатлары Артем Капустин, Евгений Михайлов һәм Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе коллективы ярдәме белән җыелды. Сүз уңаеннан, бу – БСМП коллективыннан өченче мотоцикл. 

«Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе – бюджет учреждениесе. Табиблар, шәфкать туташлары хәрбиләргә булышалар. Алар җыйган акчага мотоцикл алынды», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Ул хәрбиләргә ярдәм итүчеләрнең барсына да рәхмәт әйтте.
Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм Чаллы мэры СВО