Хәрбиләргә – мотоцикллар
Чаллыдан СВО зонасына мототехника җибәрергә җыеналар.
Чаллыдан СВО зонасына эшмәкәр, волонтер Рөстәм Гатин ярдәме белән мототехника җибәрергә җыеналар. Якын арада 3 мотоцикл әзер булачак. Шәһәрдәшебез бу хәлне могҗиза ди, чөнки барысы да көтмәгәндә килеп чыккан. Мондый эш планда да булмаган.
«Мин гел туклану өлкәсендә эшләдем бит. Техника белән бәйле беренче тәҗрибәм. Көтмәгәндә генә «УАЗ» машинасы бүләк иттеләр. Шуны төзәткәнне берәү күреп алды да, үзенең эшсез яткан мотоциклын бирде. Һәрвакытта да ярдәм кулы сузарга әзер булган эшмәкәр Артур Таһиров белән сөйләшкәндә, бу хакта сүз чыккач, булышырга алынды. Баксаң, оешмаларында үзенең урынбасары мотоцикллар ярата икән, төзәтә дә белә. Артур аның белән сөйләште, ремонт буенча бөтен чыгымнарны үз өстенә алды. Төзәтүче Владимирның үзенең дә мотоциклы булуы ачыкланды. Ул аны һәм шуңа өстәп тагын бер техникасын СВОга җибәрергә әзер булуын әйтте. Шулай итеп без, артык зур көч түкмичә, егетләргә 3 мототехника җибәрергә ниятләп торабыз. Билгеле, егетләр сораган урыннарга гына. Төрле техника төрле бурыч үтәр өчен кирәк. «КАМАЗ»лар, «УАЗ»лар йөри алмаган урыннарда мотоцикл ярдәмгә килә ала бит!» – ди Рөстәм.
Владимир Савкин мотоциклны үзенең гаражында ремонтлый. «Бу – «Днепр» сүтелгән инде. Гаражда запас частьләре күп. Минем үземнең дә «Урал» мотоциклы. Алар «Днепр» белән бер үк инде, «Днепр» – Украинада, «Урал» Россиядә җыелган. Арбасы да бар, аның кузовын ремонтлыйлар. Кайбер элементлар инде әзер, буярга кирәк. Хәзер двигателен карыйм. Элеккеге хуҗасы кабыза алмаган. Деффектларын ачыклап, кирәкле әйберләр исемлеген төзим. Әлегә алай чыгымнар юк. Киләсе атнада кушып карыйм инде. Тиз эшләнелә торган түгел, бу минем өчен волонтерлык, төп эшем дә, гаиләм дә бар. Аларга да вакыт кирәк», – дип аңлатты ул.
Владимир Савкин it-оешмада җитәкче урынбасары булып эшли. Буш вакытын гаражда үткәрә. Урамда мондый мотоциклны күргәч, күпләр әтиләренең, бабаларының, үзләренең шундый техникалары булганын сагынып искә алалар икән. «Заманча техника җайлырак эшли, ә искеләре белән «уртак тел» таба белергә кирәк», – ди Владимир.
«Төп эшемдә баш эшли, монда баш та, физик көч тә кирәк. Бу эш уйларны чистартырга ярдәм итә. Өч балам бар, икесе – малай. Аларга 8 яшь. Улларымны да гаражга йөртергә тырышам. Алар бит булачак ирләр, әтиләр. Бераз булса да техниканы белергә тиешләр».
Мотоцикл фронтта, кыр шартларында хезмәт итәчәк, ремонт вакытында моны да искә алалар. Төзәтү яңа техника бәясеннән дә артмаска тиеш, шуңа бюджет чикле – 30 мең сум. Бу техникада шиналар да пычракта йөри торган. Владимир, мотоцикл иске булгач, ватылырга да мөмкин, ди. Шуңа да фронттагы егетләргә җиңелчә ремонт өчен кирәк-яраклар белән аерым пакет та әзерли.
Мотоциклларны кыска вакыт эчендә ремонтлап җибәрергә өметләнәләр. «Кыш җитәр алдыннан ул фронтка кирәк булмый бит. Көз ул якларда озын, шуңа октябрьдән калмыйча егетләребезгә тапшырырбыз», – ди Рөстәм Гатин.
Ә сентябрь азагында исә Рөстәм Гатин ялгызы генә СВО зонасына юл тотачак.
«Беренче тапкыр үзем генә, командасыз барам. Бу минем үземнең шәхси инициативам иде. Экскурсиягә түгел, элек булган урыннарга ярдәм илтергә. Үземнең «УАЗ» машинасына подгузниклар, пеленкалар, запас частьләр, медикаментлар тутырам. Машина инде 100 % тулды дияргә дә була. Берничә шәһәргә барырга ниятлим, госпитальдә дәваланучылар, анда эшләүчеләр өчен дә кирәк-яраклар бар. Гади халык өчен дә, егетләребезгә дә посылкалар тапшырачакмын. Бары тик иң кирәкле әйберләр генә. Бу хакта берничә якын кешем генә белде, алар барысы да ярдәм итте, социаль челтәрләрдә ярдәм сорамадым да. КФУ студентлары госпитальләр өчен бәйләү кирәк-яраклары әзерләде. Ярдәм итәргә теләүчеләр күп, бу сөендерә», – дип бүлеште волонтер.
Егетләргә изге эшләрендә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев