Хәрбине пычак белән чәнчеп үтергәннәр
Яңалыклар тасмасы

Хәрбине пычак белән чәнчеп үтергәннәр

Канлы җинаять Казанда кылынган.

Коточкыч фаҗига Казанның Гаврилов урамындагы бер йортта 8 май төнендә була. 29 яшьлек хатын-кыз, спиртлы эчемлек эчкәч, сөйгәне белән талаша. Аннары пычак алып, ир-атның күкрәгенә кадый. Ир-ат шунда ук үлә.

Җинаять кылуда шикле хатынны кулга алалар. Ул гаебен таный. Бәхәс аның көнләшүе аркасында килеп чыккан. Хатын-кызның психоневрология диспансерында исәптә торуы да билгеле. Ул букмер конторасында кассир булып эшләгән. 

Вафат булган ир-ат контракт нигезендә хезмәт иткән. Элек хөкем ителгән булган. 

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗига урыныннан пычак, кесә телефоны, пистолет алган. 
 


хәрби үлем-китем Җинаять эше

Нет комментариев