Хастаханәнең Дан аллесында Марат Мөхәммәдиев агачы утыртылды
Ул әлеге учреждениены 10 ел җитәкләде.
Чаллының Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең Дан аллеясында тагын бер агач артты. Аны коллектив БСМПның элеккега баш табибы Марат Мөхәммәдиев хөрмәтенә утыртты. Марат Фәнис улы әлеге учреждение белән 10 ел җитәкчлек итте. Аның исеме белән Чаллы сәламәтлек саклау өлкәсендә шактый алга китеш булды. БСМПның казанышлары елдан-ел артты.
Хастаханәнең баш табибы Роман Адамбаевич Джумабаев хөрмәт белән Марат Фәнис улын остазым дип йөртә.
«Ул һәр табибның эшен, һәр хезмәткәрнең бәясен яхшы белә. Марат Мөхәммәдиев эпохасы инновацияләр, яңа технологияләрне, заманча җиһазларны гамәлгә кертү белән тарихта калачак. Ә иң мөһиме – ул керткән җиңүчеләр рухы, ул бүген дә бар. Барсы өчен дә рәхмәт сезгә, Марат Фәнисович, без йөзегезгә кызыллык китермәбез», – диде ул.
Исемле каштан БСМП аллесында инде үсеп килә торган агачлар арасында урын алды. Бу – буыннар чылбыры һәм хастаханәгә нигез салучыларга хөрмәт билгесе.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең атказанган хезмәткәрләре Дан аллеясыа 2014 елда барлыкка килде.
Марат Мөхәммәдиев 2026 елның январыннан республика онкология диспансеры җитәкчесе булып эшли.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Фото: БСМПдан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев