Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатынын вәхшиләрчә үтергән атакай Михаил буенча мәгълүмат бар

Ул 14 яшеннән психо-неврологик диспансерда исәптә торган.

Михаил Зубарев тумышы белән Мурманск өлкәсеннән. Кечкендән әтисез калган. Тормышын чиркәү белән бәйләүгә әбисе этәргеч ясаган. 2010 елда ул Мәскәү православ семинариясен тәмамлаган. 10 еллап Мурманск чиркәвендә диакон булып хезмәт иткән. Төрмәгә килеп йолалар үткәреп йөргән. Шушы көннәрдә генә аңа 41 яшь тулган.

Атакай Михаил үз-үзен сәер тоткан, әмма артык игътибар итмәскә тырышканнар. Чиркәүгә килүчеләр арасында аңа карата канәгатьсезлек белдерүчеләр булгач, 17 октябьдән гыйбадәтханәдә хезмәт итүдән тыйганнар. Бу хәбәрне иерей Михаил авыр кичергән. 

Туганнары әйтүенчә, Михаил Зубарев 14 яшеннән психо-неврологик диспансерда исәптә торган. Параноидаль шизофрения белән интеккән. 1 ноябрьдә иерейны диспансерга яткырырга тиеш булганнар. 

"Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл коточкыч вакыйга турындагы хәбәрне авыр кабул итте. Архипастырь мәрхүм Викториянең әнисе, туганнарының кайгысын уртаклаша. Митрополия башлыгы аның җаны тынычлыгы һәм ятим калган балаларының сәламәтлеге өчен дога кыла", - диелә Татарстан митрополиясенең матбугат хезмәтендә. 

Бүген аянычлы рәвештә гомере өзелгән Виктория Зубарева белән хушлашачаклар. Аны туган җире Вологдада җирләячәкләр. 

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 31 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә булды. Михаил Зубарев вәхшиләрчә 44 яшьлек хатыны Викторияне үтерде. Моннан укы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев