Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа бакча ачылды

Чаллыда тагын бер балалар бакчасы сафка басты. Шәһәрдә113нче сан белән теркәлгән бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Тиктормаслар" (Непоседа") дигән исем йөртәчәк. Балалар бакчасын тантаналы ачуда ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчеләр катнашты. Яңа балалар бакчасы бер...

Чаллыда тагын бер балалар бакчасы сафка басты. Шәһәрдә113нче сан белән теркәлгән бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Тиктормаслар" (Непоседа") дигән исем йөртәчәк.

Балалар бакчасын тантаналы ачуда ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Яңа балалар бакчасы бер ел эчендә төзелде. Ул 240 урынга исәпләнгән. Биредә 13 төркем булачак. Аларның бүлмәләре, татар теле кабинеты заманча интерактив җиһазлар белән комплектлаштырылган. Бакчада 8 видеокамера урнаштырылган.

Әлегә биредә 7 ясле төркеме тупланган, аларга ике яшьтән өч яшькәчә балалар йөри. Тагын ике төркемдә 3-4 яшьлек балалар тәрбияләнә.

Кунакларга төркемнәрне, психологик бушану бүлмәсен, бассейнны күрсәттеләр. Тантананы кечкенә "тиктормаслар" чыгышы бизәде.

"Татарстанда быел 5 млрд сумга 56 балалар бакчасы төзелде. Киләсе елга республика программасы кысаларында 8 млрд сумга тагын 70 бакча сафка бастырылачак", - дип хәбәр итте үзенең чыгышында Энгель Фәттахов.

"Тиктормаслар" - Чаллыда быел ачылган бакчаларның җиденчесе. Тиздән республика программасы кысаларында 36нчы комплекста төзелүче сигезенче бакча да файдалануга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X