Яңа үзәк – яңа мөмкинлекләр
Яңалыклар тасмасы

Яңа үзәк – яңа мөмкинлекләр

Чаллының Онкология диспансерында медицина советы утырышы узды. Анда онкоүзәкнең мөмкинлекләре, җиһазлар белән тәэмин ителеше хакында сүз барды.

Әлеге бина Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән төзелде. Инвестицион программа буенча федераль бюджеттан финанслау 48 процент, республикадан 52 процент тәшкил итте. Төзелеш эшләренә 2 286,01 млн сум сарыф ителде. Биредә хәзер елына 100 мең кешене кабул итүгә исәпләнгән амбулатор-хастаханә һәм 30 мең нур терапиясе сеансын үткәрердәй радиология үзәкләре дә эшли.

Фото: moi.nabchelny.ru

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


медицина

Нет комментариев