Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялган полис сатучылар хөкем ителде

Чаллы шәһәр суды ике ел дәвамында ялган ОСАГО полислары сатучылар төркеме эшен карап, хөкем карары чыгарды. Суд залында ук төркемдәге 5 кешенең кулына богау кигезделәр, алар төзәтү колониясенә җибәреләчәк. Калганнары шартлы рәвештә хөкем ителде. Суд узган елның мартында башланган иде. Тикшерү барышында гаепле кешеләрдән 680 ОСАГО полисы бланкы алынган.

Алар аны Мәскәүдән алганнар һәм Чебоксардагы һәм Чаллыдагы машина йөртүчеләргә сатканнар. Мошенниклардан 167 кеше зыян күргән. Материаль зыян күләме 800 мең сумнан артык. Әлегә зыян күрүчеләргә акчалары кайтарылмаган. Аларга гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев