Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шеш турында ялган фикерләр

Табиб Ришат Котдусов сүзләренчә, кеше авыруның азган стадиясендә мөрәҗәгать итсә дә, бу хөкем карары түгел.

Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы радиотерапия бүлеге мөдире Ришат Котдусов сүзләренчә, «онкологияне котылгысыз үлем авыруына тиңлиләр, бу алай ук түгел». Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диспансерлаштыру, скрининглар, начар гадәтләрдән баш тарту кебек профилактик чараларны үтәсәң, күп кенә проблемаларны булдырмаска мөмкин. Кеше авыруның азган стадиясендә мөрәҗәгать итсә дә, бу хөкем карары түгел. Әгәр кешене дәвалап бетерү мөмкин булмаса да гомерен озынайтырга була, дип аңлата табиб.

Онкологиядә авыруларны дәвалауның өч төп төре: хирургия юлы, дарулар ярдәмендә дәвалау һәм нур терапиясе бар. Дәвалау тактикасы диагнозга, стадиясенә һәм авыру барышына карап сайлана.

«Бүген яман шештән дәвалыйлар, бу диагноздан куркырга кирәкми. Иртә диагностика һәм үз вакытында дәвалау күпчелек пациентларның ремиссия мөмкинлекләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә», — ди табиб-онколог.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев