Яр буйлары матурлана
Быел Татарсанда су һәм яр буйларын төзекләндерү елы дип игълан ителде. Махсус программалар кабул ителде. Шулар нигезендә Чаллыда да күләмле эшләр алып барыла. Агымдагы елда ГЭС бистәсендәге Мәләкәс һәм Яр буе Тукай урамнары төзекләндерелә.
Шәһәрне төзекләндерү, паркларны, юлларны яңартуны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең шәхси контролендә тота. Узган шимбәдә ул ГЭС бистәсенең Яр буе Тукай урамында күчмә киңәшмә үткәрде. Шәһәр башлыгы архитектор Илдар Мирһаҗияновка проектны төзүчеләргә бирүне тизләтергә кушты. "Профит" подряд оешмасы җәяүлеләр һәм велосипед юлларын төзекләндерү белән шөгыльләнә. "Тәүбә" мәчете янында сквер барлыкка киләчәк. Наил Мәһдиев, елгага һәм дебаркадерга төшү юлын тиешенчә, уңайлы итеп ясарга һәм дебаркадер хуҗасын табып, аны да төзекләндерү эшенә җәлеп итәргә кирәклеген әйтте. "Аеруча фасадын яңартуны һәм бу тирәне яктыртуны йөкләргә кирәк аңа", - диде шәһәр башлыгы.
ГЭС бистәсендә Мәләкәс буе да төзекләндерелә. Биредә җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен махсус юл булдырыла, утыргычлар куела. Димәк, тиздән ГЭСта яшәүчеләр дә матур, уңайлы скверда буш вакытларын файдалы итеп уздыра алачаклар.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев