Чаллыда ел башыннан бирле эшсезлек буенча 86 млн 187 мең сум пособие түләнгән.
Аларның 30 марттан 62 млн 608 мең сумы түләнде. Эшсезлек буенча максималь пособие-12 130 сум – 2 534 кеше алган. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында «Россия эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Кадрлар үзәгендә расланган 2 084 вакансия бар. Эшсезлек буенча исәптә 8 909 кеше тора (30 марттан – 7 429). Эшсезлек дәрәҗәсе – 3,16% тәшкил итә.
Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Нет комментариев