Яр Чаллыда ачык лекцияләр башлана
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда ачык лекцияләр башлана

"Саф һавада белем" проекты быел Г. Тукай яр буе амфитеатрыда старт ала.

"Саф һавада белем" проекты быел Г. Тукай яр буе амфитеатрыда старт ала. Беренче лекция яңа мәгълүмати көндәлеккә җайлашуга багышлана. Лектор буларак, фәлсәфи фәннәр кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты доценты Марина Яковлева чакырылган. Ул 28 июньдә 18:30 сәгатьтә "Экранда кеше: мәгълүмати көндәлеккә җайлашу" темасы белән чыгыш ясаячак. Очрашу бер сәгать дәвам итәчәк.  чарада катнашу ирекле.

 

http://nabchelny.ru/news/37057

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев