Яр Чаллыда инфекцияләр хастаханәсенең Б блокында ремонт эшләре дәвам итә
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда инфекцияләр хастаханәсенең Б блокында ремонт эшләре дәвам итә

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев ремонт эшләре белән танышты.

Дәвалану учреждениесендә ремонт эшләре этаплап башкарыла. 2018-2020 елларда капиталь ремонт булды һәм хастаханә яңа төрле медицина һәм технологик җиһазлар белән тулыланды. Барысы бергә 773,2 млн сум акча тотылды. Чиратта – А, Г һәм Д блокларына ремонт.  
Хәзерге вакытта Б блокы территориясендә түбәне тулаемы белән алмаштырганнар, фасад һәм инженер коммуникацияләре буенча ремонт эшләре дәвам итә. Шулай ук хастаханәдә заманча вентиляция системалары да булдырылачак.  
Дәвалану учреждениесенең беренче катында лаборатория корпусы булачак. Икенче һәм өченче катларда – стационар. Моннан тыш өченче катта паллиатив койкалар белән ВИЧ-инфекцияләр бүлеме дә ясалачак.   

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сәламәтлек

Нет комментариев