Ярминкәләр узды
Яңалыклар тасмасы

Ярминкәләр узды

Узган ял көннәрендә Сарман трактында һәм Г.Камал бульварында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды. Татарстанның 10 районыннан килгән товар җитештерүчеләр Чаллы халкына 200 тоннадан артык сыйфатлы ризык тәкъдим иттеләр.

Сөт, ит ризыкларын, бәрәңге, яшелчәләрне, кондитер эшләнмәләрен шәһәрдәшләр күпләп сатып алды. Шулай ук орлыклар, үсентеләр дә сатылды. Язгы ярминкәләрнең соңгысы 8 майда, шул ук урыннарда була.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев