Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яшен вакытында ничек сакланырга?

Белеп тор!

– Өйдә булырга тырышыгыз;

–тәрәзә яныннан читкәрәк китегез;

– әгәр болында яки урманда калгансыз икән, биек агач төбенә утырмагыз;

– кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый;

– су тирәсендә тормагыз;

– машинада калсагыз, тимеренә кагылмагыз, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз;

– җиргә ятарга ярамый;

– ачык урында калсагыз, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, аякларыгызны кочаклап утырыгыз;

– яшен вакытында урман кырыенда, учак янында утырырга, электр баганасы янында басып торырга да ярамый;

– велосипедта яки мотоциклда барсагыз, төшегез, алардан 50 метр читкә китеп торыгыз.

Белеп тор!

Җир шарында һәр секунд саен 117 тапкыр яшен яшьни. Шуның яртысы – океан өстендә, яртысы коры  җиргә туры килә. Яшен күбрәк Венера, Юпитер, Сатурн, Уран планеталарында күзәтелә икән.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев