Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәйге тәгәрмәчләргә күчәбезме әле?

Эксперт кышкы тәгәрмәчтән җәйгегә күчү өчен оптималь температураны атады.

Кышкы тәгәрмәчне җәйгегә алыштыру вакытын сайлау машина йөртүчеләр куллана торган шиннарның төренә, шулай ук һава температурасына бәйле. Мәскәү дәүләт автомобиль-юл техник университеты доценты Лев Зиманов шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Хәзерге вакытта шактый җиңел составтан җитештерелә торган кышкы көпчәкне алсак, ул +5 градус температурага кадәр нормаль эшли. Әгәр температура бу күрсәткечтән югары күтәрелсә, проректор да кисәк кенә, берничә тапкыр тизрәк туза. Температура +5 градустан югары күтәрелгән саен тәгәрмәчнең тузуы да 10 процентка арта», - дип аңлатты Зиманов Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Шул ук вакытта, шиплы тәгәрмәч кулланучы машина йөртүчеләр аны иртәрәк алыштырырга тиеш. Шиплы көпчәк юлда бозлавык булганда яхшы. Юлларны боздан чистарткач, аны шунда ук алыштырырга кирәк, дип кисәтте Зиманов.

Ул шулай ук тәгәрмәчне саклау кагыйдәләрен дә искә төшерде. Белгеч сүзләренчә, аны балконда сакларга ярамый – болай ул үзенең сыйфатын бик тиз югалта. Көпчәкне саклау өчен иң яхшы урын – гараж. Йә булмаса тәгәрмәчне ничек сакларга икәнен техник хезмәт күрсәтү станциясеннән белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди