Һәйкәлгә - чәчәкләр
“Калкан” полиция кадетлар мәктәбе укучылары тантана дәвамында мактаулы каравылда торды.
Һәйкәлгә - чәчәкләр
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Орловка бистәсендәге хәрби бурчыларын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Ветераннарга хөрмәт күрсәтергә хәрби комиссариат, С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты, Комсомол районының Ветераннар советы вәкилләре, ТИҮ рәисләре, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Чаллы медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, район мәктәпләре укучылары килгән иде.
“Калкан” полиция кадетлар мәктәбе укучылары тантана дәвамында мактаулы каравылда торды.
Тантананы Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты. Үсеп килүче буынга котлау сүзләре белән хәрби пенсионер, шәһәр Ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Мансур Сафин мөрәҗәгать итте.
Чарага килүчеләр һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев