Җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре урманны чистарттылар
Яңалыклар тасмасы

Җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре урманны чистарттылар

Шәһәрдә көзге санитар айлык дәвам итә.

НЧТС хезмәткәрләре «Түбән Кама» милли паркын чистартуга үз өлешләрен керттеләр. «Ялкын» фонды ярдәме белән «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында Чаллы җылылык челтәрләре хезмәткәрләре урман массивын чистарттылар. Чарада 13 кеше кеше катнашты. 
Җыештыру өчен сайланган урман участогы инде күптән игътибар таләп итә иде. Законсыз чүплекләр һәм ял итүчеләр калдырган чүп-чар табигатькә зыян сала. НЧТС хезмәткәрләре урманны  урманны чүп-чардан чистарттылар. 

Бу чара «Түбән Кама» милли паркы  белән килешеп үткәрелде. Җыелган чүп-чар алдан сөйләшенгән, махсус билгеләнгән урынга өелде. Якын арада аларны парк урманчылары үзләре утильләштерәчәк.  

«Җылылык челтәрләре хезмәткәрләренең мондый башлангычлары матур традициягә әверелеп бара. Бу гади бер тапкыр үткәрелә торган җыештыру акциясе генә түгел, ә милли паркның биологик төрлелеген һәм чисталыгын саклауга өлеш кертү. Энергетиклар мисалы дөньяны яхшырак итү өчен теләк һәм уртак максат белән берләшкән кечкенә генә команда җитүен раслый.

Битараф булмаган кешеләрнең куллары белән җыештырылган чиста урман үзенең матурлыгын озак саклар, ә паркка килүчеләр табигатькә сакчылрак мөнәсәбәттә булырлар, бу чисталыкны саклау өчен күпме хезмәт куелганын исләрендә тотарлар, дип ышанасы килә», – ди предприятиенең җитештерү-техник бүлегенең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча инженеры (эколог) Фәния Замилова.
 


санитар икеайлык НЧТС

Нет комментариев