Җылытамы, суытамы? Татарстан синоптиклары фаразлары белән уртаклашты
Август ае исә климатик нормадан якынча дүрт градуска югарырак булды.
Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы төшүен дәвам итәчәк. Шимбә көндез температура 20 градуска кадәр дә күтәрелмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Бүген, 25 августта, республикада коры һава торышы көтелә. Төнлә термометр баганалары 6-11 градус күрсәтәчәк, көнчыгышта 1-6 градус, ә түбәнлекләрдә туфракта 0 градуска кадәр туңу ихтимал. Көндез һава 16-21 градуска кадәр җылыначак.
Шимбә көнне көндез кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә температура 3-8 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта 9-11 градус җылы булачак. Көндез 14-19 градус көтелә.
Якшәмбе көнне синоптиклар көзге һава торышын фаразлый – салкын һәм болытлы. Төнге сәгатьләрдә 3-8 градус, көнбатышта 11 градуска кадәр, ә көндез 12-17 градустан артык түгел дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев