Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка кичекмәстән ярдәм кирәк!

Фатир буйлап ике кулы белән ишектән стенага, стенадан ишеккә тотынып йөргән Дәниф абыйны күреп, күздән яшьләр килде.

Моңлы җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновны язмышы сынавын дәвам итә. Ул юл-транспорт һәлакәтенә эләкте, аннары анда табиблар дәваланмый торган чир таптылар. Шуңа да карамастан, ул тормышны яратып, хатыны, дуслары белән бергә авырлыкларны җиңеп килде. Зәринәсе белән менә дигән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Сәламәтлеге аркасында сәхнәгә чыга аламый башлагач, ул иртәнге 4тә торып җырчыларга, яңа өйләнешкән яшь парларга, балаларга аранжировкалар ясады. Аның бер күзе (икенчесе күрми диярлек) аз гына күрә иде... Бүген төнлә Дәнифебезнең шул күзенең дә күрмәс дәрәҗәгә килүен ишеттем. Бу хакта гадәттәгечә, автор-башкаручы Ринас Әхмәтов социаль челтәрдә  беренчеләрдән булып чаң сукты. 

«Хөрмәтле дуслар, сәхнәдәшләр, якташлар, абзый-апалар! Сезгә тагын мөрәҗәгать итәргә булдык. Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк. Бүгенге көндә күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булды. Берничә ел элек, Бехтерев авыруын дөрес дәваламау сәбәпле, бер күзе күрү сәләтен югалткан иде инде. Бүген өйләренә кергәч, фатир буйлап ике кулы белән ишектән стенага, стенадан ишеккә тотынып йөргән Дәниф абыйны күреп, күземнән яшьләр килде. Мин аңа, ул миңа сиздермәскә тырыштык, чөнки ул беркайчан да үз авырлыкларын кешегә сөйләмәде. Ләкин бүген алга килеп баскан проблема үзенекен итте. Бик озак сөйләшеп утырдык. «Ринас, әле бит шул бер исән күзем белән аранжировкалар ясап, хөкүмәт биргән 8 мең сум пенсиямә өстәп, гаиләмне ашата, улым белән кызыма да булышкалый идем. Ә хәзер оныкларымны да күрә алмам микән?» – дип, ул да елап җибәрде.
Бүгенге көндә Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк (СКВОЗНАЯ ПЕРЕСАДКА РОГОВИЦЫ)
«Кыйммәтле» дигәннең бүгенге көндә миллион сумнан артык сумма икәнлеге аңлыйбыз инде…
Кем күпме булдыра ала, зинһар ярдәм итик.

Хәтерлисездер, 2021 елның язында Дәнифебезгә күмәк төстә җыелып ярдәм иткән идек. Ул чакта да тиешле уколны ала алмау нәтиҗәсендә яраткан җырчыбызның сәламәтлеге начараеп киткән иде. Газетабыз һәм артистлар социаль челтәрләрдә шәһәрдәшебезгә ярдәм йөзеннән акция игълан иткәч, дару алырга кирәкле сумма җыелды. Препаратлар да тиз арада кайтып җитте. Инде бу юлы да сынатмасак иде. Бердәм көч тау күчерер диләр, бит. Әйдәгез, кем күпме булдыра ала җырчыбызга ярдәм итик!

Акча күчерү өчен счет:

Получатель: ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Номер счёта: 40817810662031714365
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 16550200
Номер карты Сбер:2202200600704942
Телефон: 89370423783. 
Бу – фейк түгел!»

Таланты өстенә, игелекле гамәлләре белән дә данлыклы Ринас Әхмәтовның гозерен сәхнәдәш дуслары Динә Закирова, Гүзәл Бах,  Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров һәм башкалар хуплады. «Бәлага юлыккан дустыбыз, моң иясе Дәниф абый Шәрәфетдинов үзе ярдәмчел булса да, кешеләрдән беркайчан да нидер көтмәде. Тормышын үзе алап барды. Кешеләрдән ярдәм сорамады. Бу юлы да Ринас Әхмәтов аны бик кыенлык белән генә сбор ачарга күндергәндер дип уйлыйм. Татар халкында «Тамчыдан күл җыела» дигән бик яхшы мәкаль бар.   Һәрберебез мөмкинлегебездән чыгып Дәниф Шәрәфетдиновка акча күчереп, аңа күрү сәләтен кайтарыйк. Игелегебезне Аллаһы Тәгалә үзебезгә кайтара бит ул», – диде ул. Шәфкатьлелек чарасыннан читтә калмыйк, дуслар. 

Зөлфия Галим

Дәниф Шәрәфетдинов хакында:

1 язма

2 язма

3 язма

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм