Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Гөлназ Асаева ябыгу серен чишкән

Бу рәвешле ач тору ысулы медицинада да кулланыла.

Эстрадасы җырчысы Гөлназ Асаева ябыгу серләре белән уртаклашты. Ул «интервальное голодание» ысулы белән ябыккан. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә язган.

"Бала тапканнан соң, 10 килограммнан артыграк ябыгырга кирәк булганда, мин көндезге 1гә кадәр генә ашый идем, ә сәгать 1дән соң ашамадым. Көндезге 4тә-5тә коктейль эчкәләдем, ләкин бу – тамак каты ачкан очракта гына. Ә болай, коктейльдән башка да тора ала идем. Хәзер дә, 3-4 килограммга ябыгу өчен, интерваль ач тору ысулын кулланырга уйлыйм", – ди Гөлназ Асаева.

Интерваль ач тору медицинада да кулланыла. Ул ашамыйча тору вакытын планлаштырудан гыйбарәт, дип яза https://intertat.tatar.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес