Җырчы Илсөяр Зарипова кайгы кичерә
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Илсөяр Зарипова кайгы кичерә

Аның якын туганы вафат булды.

Чаллының моңлы җырчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова гаиләсе авыр кайгы кичерә. 

Аның бертуган апасы, язучы, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты Зәлидә Зарипова вафат булды.

"Апам лаеклы ялга чыккач, Әлмәт районы Тайсуган авылына кайтып яши башлаган иде. Йөрәгенә операция ясатты. Кызганыч, Аллаһ Тәгалә аның өчен шундый карар кабул иткәндер инде, кадерлебез бакыйлыкка күчте", - ди ул. 

Илсөяр Зарипованың авыр кайгысын уртаклашабыз. Апасының урыны җәннәттә булсын.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту үлем-китем авыр кайгы

Нет комментариев