Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Илзирә Ибраһимова: «Тормышымда җитди вакыйгалар булды»

Ниләр?


5 нче шәһәр хастаханәсенең күз авырулары бүлеге баш шәфкать туташы, җырчы Илзирә Ибраһимова узып баручы елда тормышындагы истәлекле вакыйгалар турында сөйләде.

– 2025 елны Муса Җәлил турнирын «Көрәшчеләр гимны» җырлап башлап җибәргән идем. Иҗади яктан ел уңышлы булды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына «Еллар язмасы» җырына клип төшердек. Мәскәүдә медицина хезмәткәрләре профсоюз оешмасы игълан иткән конкурста «Героям» җыры белән лауреат исемен яуладым. 9 майда Казанның Меңьеллык мәйданында, Үлемсез полкта чыгыш ясадым. Чаллы делегациясе составында Мәскәү Сабан туенда җырладым. Казанда, Чаллыда беренче концертларымны куйдым. Хәйрия чараларында катнаштым. «Туган тел» телеканалының Милли премиясенә лаек булдым. Олы улым медицина көллиятенә укырга керде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар шоу-бизнес Илзирә Ибраһимова