Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Җырны белсәң, кушыл» бәйгесенә йомгак ясадык

Узган атнада «Шәһри Чаллы» газетасының инстаграм аккаунтында «Җырны белсәң, кушыл» бәйгесе узды.

Аның шартлары  буенча, катнашучылар популяр татар җырларын танып, кушылып җырларга, биергә һәм шуны видеога төшерергә тиеш иде. 
Иң беренче катнашучыбыз – Мамадыш шәһәреннән 33 яшьлек блог алып баручы Альбина Гарипова булды. Аның 12 меңнән артык подписчигы бар, ул мәктәптә эшләгән. 
«Бүгенге көндә шигырьләр, бәетләр язам, спорт белән шөгыльләнәм. Кул көрәше, бадминтон, волейбол, чаңгы, йөгерү, теннис ярышларында урыннар алам, тәмле ризыклар пешерергә яратам, гөлләр үстереп сатам. Мин бик бәхетле, Аллаһка шөкер», - дип уртаклашты Альбина.
Икенче катнашучы – Кукмарадан Алена Шакированың да Инстаграмда 20 меңгә якын подписчигы бар. Ул анда үзен «Туры сузле татар хатын-кызы» дип таныштыра. «Миңа 32 яшь, Кукмара аграр көллиятендә мастер штатында эшлим, бүгенге көндә көтеп алынган ике малайдан соң өченче бәбиебез – кызыбызны үстерәбез. Шушы декрет ялында  инстаграмда блогымны башлап җибәрдем, анда тәмле ризык рецептлары белән бүлешәм, көндәлек тормышымны күрсәтеп барам, кызыклы вайннар төшерәм, төрле бәйгеләрдә катнашам һәм шулай ук үземнен язылучыларыма да төрле конкурслар үткәреп торам».
Өченче булып бәйгегә Алексеевск районы, Түбән Тигәнәле авылыннан Гөлүсә Сибатова кушылды. Аңа 49 яшь, ул «Алга» хуҗалыгында терлекче булып эшли – алдынгы бозау караучы. «Чаңгы, велосипедта җилдерәм, балык тотам, чигү чигәм, бәйрәмнәрдә катнашам, әзрәк гармунда уйныйм, үлеп биергә яратам, шигырьләр язам. Сәнәк-көрәк тә саплыйм икән бит әле мин, чебеш оясы да ясыйм кирәксә», - дип сөйләде ул үзе турында. Язылучылары нибары 282 кеше булса да, ул 300дән артык лайк җыйды, бик күпләр аның актерлык сәләтенә сокланды.
Гүзәл Бахвалова – катнашучылар арасында иң өлкәне. Аңа – 62 яшь. Ул Азнакайда туып үскән, Казанда югары белем алып, утыз ел математика укытучысы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, Саба районы Завод-Нырты авылында яши. Инстаграм битендә 11 мең язылучысы бар: «Авыл тормышы, бакчачылык тәжрибәсе, аш-су рецептлары белән уртаклашам. Кыскасы, язылучыларым очен файдалы булырга тырышам», - ди ул.
Бишенче катнашучы – Альмира Ибраһимова. Ул  бәйге тәмамланырга нибары ике көн калгач, «Мин дә кешедән калышмыйм әле» дип видеосын җибәрде. Чыннан да, калышмады, бик актив катнашты. 32 мең язылучысының теләктәшлеге күпсанлы лайк һәм комментарийларда күренде.  «Миңа 48 яшь. Казан шәһәренең Залесный бистәсендә яшим, 28 ел инде гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Шигырьләр язарга бик яратам, үз блогымда да күп кенә шигырьләрем белән бүлештем», - дип таныштырды ул.
Билгеле, бәйге булгач инде аның җиңүчесе дә буларга тиеш. Тик катнашучылар арасында лайклар җыюның гадел булу-булмавы турында бәхәс чыкты.  Мондый вәзгыять редакциябезнең принципларына туры килми. Шунлыктан бәйгедә җиңүчене ачыклаудан баш тартырга булдык. Шул ук вакытта  катнашучыларның  тырышлыкларын, актив булуларын искә алып, спонсорыбыз "Татбал" кибете һәркайсына  бүләк ясады! Алар татлы күчтәнәч алу өчен 50% ташламага ия булачак!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс