Үз телен белгән кеше башкалардан өстен!
Минһаҗевлар гаиләсендә балаларның теле туган телдә ачылган. Гөлнара һәм Рамил корган җылы, якты ояда бер малай һәм бер кыз үсеп килә. Икесе дә Чаллының абруйлы 52нче татар мәктәбендә белем ала.
Эльвир 11нче сыйныфка күчкән, Эльвина 5кә бара. Яхшы билгеләргә генә укудан кала, алар шәһәр һәм республика күләмендәге сәнгать һәм спорт бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар алалар. Әйдәгез, әлеге күркәм гаилә белән якыннанрак танышыйк.
Эльвир тхэквондо буенча 2019 елда Татарстанда 1нче, Башкортостанда 3нче урынны яулый. Чаллы күләмендә үткәрелгән «Татар малае-2018»дә дә тхэквондо күнегүләрен күрсәтеп жюрины таң калдыра. Аңа «Иң батыр егет» исеме бирелә.
Буй җиткән егеттән: «Бөтенесе рус теленә «көйләнгәндә» татар телен ничек онытмыйсың?» – дип сорадым. Егет ирләрчә кыска һәм төпле итеп: «Ничек аны онытып булсын?!» – дип җавап бирде. Моннан үзеннән-үзе «Телең ачылган газиз телне онытырга ярамый» дигән тамга сугыла.
Кечкенәдән сәхнәдә ана телендә шигырьләр сөйләп үскән егеткә быел 17 яшь тулган. Инде үз фикере бар, акыллы, киләчәккә планнары да барлап куелган. Җәйге ялын да бушка уздырмый. Гаилә бюджетына иш янына куш булыр дип, кафеда официант булып эшли. Татар КВНы белән дә мавыга. Ул уйнаган «Текә борыч» командасын шәһәрдә белүчеләр бардыр.

– Эльвир белән тугач та татарча сөйләштек. Өч яшенә кадәр русчаның ни икәнен дә белмәде. Балалар бакчасына йөри башлагач русча сөйләшүчеләрне күреп аптырап калды. Русча эндәшүчеләргә җавап бирә алмый торды, йомылгандай булды. Шулчак, күрдегезме, балагызны татарча сөйләшергә өйрәттегез, хәзер әнә азаплана диючеләр булды. Әмма Эльвир русчаны тиз отып алды. Ярты елдан соң безнең белән өйдә дә рус телендә сөйләшә башлады. Без хәтта борчуга калдык. Хәзер нишләргә инде дип аптыраштык. Мәҗбүри татарча сөйләштереп тә булмый бит. Шулай да мәсьәлә үзеннән-үзе чишелеш тапты. Каникулларда Эльвирны авылда әбисендә калдырырга туры килде. Үзебез эштә. Каникуллар тәмамланып, улыбызны кире шәһәргә алып килгәндә ул янә татар малае иде инде. Икенче елны да авылга кайтты. Шулай итеп ике телне дә яхшы үзләштерде ул. Бәхеткә, дуслары да татарлар. Татарча сөйләшер өчен мохит тудырылса, бала һичшиксез туган телен онытмый икән ул, – ди милләт җанлы әни Гөлнара Минһаҗева.
Гөлнара ханым үзе 18 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бакчада татар телен уеннар аша өйрәтүләре, рус балаларының соңыннан татар сүзләрен танып, без моны өйрәнгән идек дип әйтүләре турында горурланып сөйләде. Эштән, гаиләдән кала, бакчада җәй буе чәчәкләр дә үстерә ул. Матурлыкны яратып кына калмый, аны үз куллары белән тудыра да Гөлнара ханым. Үзе дә гөл-чәчәкләр төсле балкып торган әни бит.
Минһаҗевларның кызлары Эльвина да балалар бакчасыннан ук сәхнәдә нәфис сүз сөйләп ныгыган бала. Елдан-ел уңышлары арта тора. 2017 елдан бирле «Бәхет йолдызы» конкурсында призлы урыннар гына яулый. «Татар кызы-2019», «Татар кызы-2021» бәйгеләрендә финалист та әле үзе. «Иң сөйкемле кыз», «Тамашачы күңелен яулаган кыз» номинацияләре аныкы. Кечкенәдән йөргән «Бисеринки» бию ансамбле белән ике ел «Созвездие-Йолдызлык»та катнашканнар. Быел 3нче урынны яулаганнар.
– Эльвина да каникулларда авылга кайтырга ярата. Әле анда туганым –Минзәлә театры артисткасы Динара Акматова да балаларын алып кайта. Әй, шунда узыша-узыша татарча сөйләшәләр. Кем татарча яхшырак белә, кем матуррак сөйләшә «бәйгесе» җәй буе дәвам итә. Динараның улы быел «Татар сүзе» республика бәйгесендә җиңеп кайткач та, Эльвина икенче елга мин җиңәм дип үзенә максат куйды», – ди Гөлнара ханым.
Гаилә башлыгы Рамил йортта бар да булсын дип, җитеш тормыш мәсьәләсен кайгырта. Үзенең шәхси «КамАЗ»ында йөк ташый ул. Хатыны, балалары нәрсә белән мавыкса да, нинди түгәрәккә, нинди бәйгегә тотынсалар да, гел рухландырып, ярдәм итеп тора. Тыныч холыклы, уңган, тырыш ир бакчачы булса, гаиләсе шау чәчәктә утыручы бакчаны хәтерләтә.
– Без үзебез укыганда актив та, кыю да булмадык. Шуңа да кайбер мөмкинлекләрдән читтә калганбыз. Инде балаларыбызны оялмасыннар, кыю булсыннар дип тәрбияләргә тырышабыз. Сәхнә аларны ныгыта, тамашачы алдында чыгыш ясаулар тормышта югалып калмаска көч бирә. Балаларыбызга туган телдә аралашып үсәргә мохит тудыра алуыбызга бик шатбыз. Үз телен белгән кеше калганнардан өстенрәк ул. Башка телләрне үзләштерү аңа берни түгел, – диләр беравыздан Гөлнара һәм Рамил Минһаҗевлар. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев