Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналист Резидә Ганиева: "Килеп туган дөньяви авырлыкларны җиңәрбез әле"

Укучыларыбызга "Бүгенге кризис чорын ничек үтәсез?" дигән сорау бирдек.

– Кризис чоры авыр, әлбәттә. Акыл, түземлек, бердәмлекне бергә туплап, сабырлыкка таянып, яхшылыкны өмет итеп, Аллакаемның ташламавына ышанып яшәргә инде.

Килеп туган дөньяви авырлыкларны җиңәрбез әле, Аллаһ кушса. Сәламәтлек сынатмасын, балалар кайгысы күрергә язмасын, сугыш-ачлык булмасын! Бүгенге көнебез шаккаткыч әле. Булганына шөкер итәбез. Яшисе килә! Яз җитә!

Әле сөенеп йөрибез, кызым Таңсылу белән Мәскәүдән кайттык. Табиблар яхшы хәбәрләр белән куандырды. Мең шөкер! Бала сәламәтлегеннән дә зуррак бәхет була алмый бит, - диде Резидә Ганиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев