Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов бүген иртән Казандагы фатирында вафат булган

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә булачак. (Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһапов бүген иртән Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булган, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына аның элекке хәләл җефете җырчы Илсөя Бәдретдинова. Аңа 49 яшь иде. Үлеменең сәбәбе әлегә билгесез. Илфак Шиһаповны соңгы юлга...

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә булачак.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһапов бүген иртән Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булган, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына аның элекке хәләл җефете җырчы Илсөя Бәдретдинова. Аңа 49 яшь иде.

Үлеменең сәбәбе әлегә билгесез.

Илфак Шиһаповны соңгы юлга озату иртәгә булачак.

Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында дөньяга килә. Журналист буларак 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак Илфак Шиһапов шаян хикәяләр һәм социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый. Продюсер буларак җырчы Илсөя Бәдретдинованы таныткан шәхес, җырлар авторы. Соңгы елларда җырчы Айсылу Габдинова белән эшли, "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татар версиясе ("Алабута") авторы.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/30/141566/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X