Зөһрә Сәхәбиева: «Хәйдәремнең юклыгы белән йөрәгем килешә алмый»
Бүген Татарстанның халык артисты, республиканың Г.Тукай премиясе лауреаты, мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичевның вафатына 27 ел тулды.
Шактый вакыт узса да, бөек җырчы онытылмый. Ул калдырган мирас, җырлар, романсларны бүгенге заман җырчылары үз репертуарларына алалар. Гаиләсе, якыннары исемен мәңгеләштерү буенча кичәләр, концертлар оештыралар. Аны бер мизгелгә дә исләреннән чыгармыйлар.
Күренекле җырчы турында истәлекләрне яңарттык.
Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева, Татарстанның халык артисты:
– Хәйдәремнең вафатын бик авыр кичердем. 27 ел узса да, йөрәк бу кайгы белән килешә алмый. Мин аның юклыгын кабул итеп, яшәргә тырышам. Дөньякүләм бөек шәхеснең хатыны буларак, аның мирасын киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә даими эшлим. Җырларын туплап дисклар, ике китап чыгардык. Казанда музее эшли, туган ягында Рәшит Ваһапов белән икесенә дә бюст куелды. Казанда аның исемен йөрткән урам бар. Элек яшәгән йортыбыз диварына истәлек тактасы куелды, Хәйдәр Бигичев урамындагы 27нче йортка мурал ясалды.
Үзем аның иҗаты, шәхесенә багышлап бик күп концертлар бирдем. Биш ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында юбилей концертлары уздырылып тора. Биш елга бер генә андый шәхесне искә алу бик аз. Күбрәк булсын иде. Сигез ел элек Мәдәният министрлыгы Хәйдәр исемендәге бәйге оештырды. Анда катнашучылар шулкадәр сөенгән иде, кабат катнашырга теләүчеләр дә күп иде. Мин ул бәйгене дәвам иттерүне сорадым, чөнки бу Хәйдәргә түгел, яшь җырчыларга кирәк. Мондый бәйгеләр алар өчен стимул булып тора.
Быел Казанда «Калеб» клубы Хәйдәр Бигичев истәлегенә концерт уздыра. Анда Хәйдәремнең җырлары яңгыраячак.
Без гаиләбез белән Хәйдәребез рухына даими дога кылабыз, каберенә барабыз. Төшкә кергәне юк. Рухы шаттыр, кызыбыз һәм туганнары белән фирдәвес җәннәтендәдер. Мин Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Хәйдәрем исеменнән хаҗ кылып кайттым.
Руслан Кираметдинов, җырчы:
– Хәйдәр Бигичев – татар халкының бөек җырчысы. Ул үзенең кабатланмас, моңлы җырлары белән халык күңелендә яши. Чөнки Филүс Каһиров, Алмас Хөсәенов кебек җырчылар аның җырларын репертуарларына алып киләчәк буыннарга тапшыралар. Мин дә аның репертуарындагы Гөлшат Зәйнәшева шигыренә, Рубис Зарипов язган «Хәйдәр җыры»н башкарган идем. Ул мине халыкка таныткан җырларымның берсе булды. Киләчәктә дә аның берәр җырын репертуарыма алып тамашачыларга җиткерергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев