Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бакча җиләгеннән десерт

250 грамм бакча җиләге, 100 грамм йомшак эремчек, 70 грамм төшсез финик, 180 грамм каймак (сливки), 5 грамм желатин кирәк

Быел җиләк әз дисәләр дә, Чаллы урамнарында чиләге белән кура җиләге, кызыл карлыган, кечерәк савыт белән бакча җиләге сатып утыручылар күренә. Хуҗабикәләр инде бер-берсе белән рецептлар алышып, кайнатмалар әзерли, банкаларын, савытларын барлый, хуш исле җәй күчтәнәчләрен кышка дип суыткычка тутыра. Кышка гына түгел, җиләктән бүген бик күп файдаы һәм тәмле ризыклар әзерләргә була. Менә бу гади һәм җиңел әзерләнә торган рецептлар сезгә ярдәмгә килер. Бәрәкәтле, шифалы ризыклар булсын!

Бакча җиләгеннән десерт
Кирәкле ризыклар:
250 грамм бакча җиләге (блендер белән изәргә)
100 грамм йомшак эремчек
70 грамм төшсез финик
180 грамм каймак (сливки)
5 грамм желатин

Эш барышы:
Җиләк пюресы, финиклар, эремчек, 100 грамм каймакны барысын бергә болгатырга. Калган каймакка желатин салып, җебегәч, җылытырга (кайнатмаска). Желатинны җиләкле массага салып, тагын бер кат блендер белән болгатырга. Савытларга бүлеп, 5 сәгатькә суыткычка куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев