Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Хроник гастрит булганда алоэ булыша

Алоэ согы витаминнарга һәм минералларга, аерым алганда А, В1, В2, В3, В12, С витаминнарына, фолий кислотасы, кальций, тимер, магний, натрий, калий, цинк, хром, бакырга бай.

Аларның күбесе аминокислоталар булып тора. Дәвалау үзлегенә ия булган алоэ гөле халык медицинасында да киң кулланыла. Ул иммунитетны яхшырта, вируслы инфекцияләргә каршы торырга булыша. Алоэның согын косметологиядә дә файдаланалар. Аны шампунь, крем, мазь составында күрергә була. Алоэ согы коры бит тиресен дымландыра, тиредәге ялкынсынуны бетерә, бетчәләргә каршы көрәшә, чәч коелуны туктата. 

* Алоэ согы белән зәйтүн маен бертигез күләмдә алып, йоклар алдыннан кулыгызга сылагыз. 

* Бит тиресе коры булганда, бертигез күләмдә алоэ согы, солы оны, юкә балы һәм зәйтүн маен яхшылап болгатыгыз да битегезгә сылагыз. 10-15 минуттан юып төшерегез. 

* Бит тиресе майлы булганда, лимон белән алоэ согын бертигез күләмдә алып, шуны битегезгә сылагыз. 

* Җыерчыклардан котылу өчен: ике зур алоэ гөле яфракларын блендерда изегез дә, бер стакан су салып, боз итеп катырыгыз. Һәр көн иртән шуны битегезгә ышкыгыз.

Алоэ согын бик аз дозада гына куллану зарур, алайса организмны агуларга мөмкин. Хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда, дизентериядән соң алоэ согын көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәргә ярый. Алоэ согын ясау өчен, 3-4 еллык үсемлекнең яфракларын 12 көн суыткычта (яки 4-8 градуслы караңгы урында) тоталар, аннары кайнатып суытылган суда юып, турыйлар, марля аша согын сыгалар һәм су мунчасында 3 минут кайнатып алалар. Сокны тиз арада кулланып бетерү зарур, озак торса, сихәте калмый. Нурланыш алганда, ашказаны җәрәхәте, бронхиаль астма, гастрит, ларингит, дизентерия булганда, яртышар чәй кашыгы сокны һәм балны 1 стакан җылы сөткә салып, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 2-3 атна, аннары 2 атна ял иткәч, тагын кабатларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт