Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Аш тәмле булсын өчен

Шулпа пешергәндә кәстрүлнең капкачын ябып суны кызу утта кайнатып чыгаралар, ә аннары утны кысып, капкачны ачыбрак куялар.

• Ит шулпасын – пешеп җитәргә 20-30 минут калганда, балыкныкын – кайната башлаганда ук, гөмбәнекен өлгергәндә генә тозлыйлар.
Шулпаның күбеге һәм өресе төпкә утырса, кәстрүлгә салкын су салалар, күбек һәм өре шунда ук өскә калка, аларны җыеп алу җиңелләшә.

• Шулпа хуш исле, алтынсу төстә булсын дисәгез, кишерне бөтен көе салмагыз. Аны урталай ярып, я кыргычтан чыгарып, табага май салмыйча гына бераз кыздырып алыгыз. Кабыгы чистартылмаган суганны яхшылап юып, ашка салып кайнатсаң, шулпа гаҗәеп матур, гәрәбә төсенә керә.

• Әгәр яшелчәләр салып бәрәңге ашы пешерәсез икән, тозлыларын (кыяр, кузгалак кебекләрне) аш пешеп җиткәндә генә салыгыз, югыйсә, бәрәңгегез каты, тәмсез булыр.

• Ашка чи йомырка салырга булсагыз, суынган шулпада туглап алырга кирәк.

• Токмачлы аш болганчык булмасын өчен токмачны бер минутка кайнар суга салып алыгыз да иләккә аударып сөзегез, тик шуннан соң гына шулпага салып пешерергә кирәк. Дөгеле ашка карата да шундый ук киңәш бирергә мөмкин: юган дөгене 3-5 минутка кайнап торган суда тотыгыз, аннары, иләк аша сөзгәч кенә, шулпага кушыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт