Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бакча җиләгеннән компот

3 литр җиләк компотына 1-1,5 ст җиләк, 1 ст шикәр комы, 5 г ванилин, 2,5-3 л су кирәк.

Уртача зурлыктагы җиләкләрне юып, чистартырга, киптерергә. Җиләк белән шикәрне стерильләштерелгән банкага салырга, шуңа кайнаган су салып, капкач белән яхшылап ябарга. Унбиш минуттан банкадагы суны кәстрүлгә бушатып, кайнатырга куярга, ванилин өстәргә һәм биш минут кайнатырга.

Сиропны җиләкләр салынган банкага бушатырга, капкач белән ябарга һәм җәймә белән капларга. Суынгач, кояш нурлары төшми торган салкын урынга куярга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев