Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бал файдасы

Аның сихәте турында Коръәндә дә язылган.

Бал, бигрәк тә лаванда, бөтнек, урман һәм дала балы – йөрәк-ишемия авыруыннан, югары кан басымыннан (башлангыч стадиясендә), миокардит, коронар атеросклероз, миокардның кыскару эшчәнлеге көчсезләнүдән, йөрәк ритмы бозылудан, инфаркт алды халәтеннән, миокард инфарктыннан бик тә файдалы сихәт чыганагы.
Бал ашаганнан соң, андагы глюкоза белән фруктоза бик тиз канга күчә һәм йөрәк мускулын һәм башка тукымаларны тук¬ландыра. Шул ук вакытта бавырның токсиннарны (агулы матдәләрне) зарарсызландыру куәте арта. Бу – йөрәк чирлеләр өчен үтә дә мөһим. Балның сидек чыгуны яхшыртуы да кыйммәтле дәва үзлеге булып тора.
Белгечләр фикеренчә, балны озак вакыт, һичьюгы 1-2 ай буе куллану йөрәк мускулының кысылган тамырларын киңәйтә, кан йөрешен һәм кислород килүен яхшырта, кан басымын нормальләштерә. Авыруның хәле яхшыра.
Әмма балны күп ашарга (бигрәк тә кайнар чәй белән) ярамый – бу нерв системасын ярсыта, тирләүне көчәйтә. Тәүлеккә 50-70 граммнан арттырмаска кирәк. Аны көнгә 2-3 мәртәбә 1әр чәй кашыгы яки десерт кашыгы белән сөт, эремчек, гранат согы, кара карлыган һ. б. С витаминына бай җиләк-җимеш белән ашау хәерле.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда бал белән баетылган тоссыз эремчек-сөт диетасы да файда бирә. Корт продукциясенә аллергия булмаса, әлеге ризыкларга балны 20 г кушып ашыйлар. Шул рәвешле тәүлегенә 5-6 тапкыр тигез 4 сәгатьлек аерма белән тукланалар. Сөтнең төчесе дә, ачыганы да, эремчек һәм аннан әзерләнгән ризыклар, изелеп пешкән сы¬еграк боткалар, суда пешкән төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш пюрелары кулланыла. Ризыкны тозсыз итеп әзерлиләр. Әмма тәүлек дозасын арттырырга киңәш ителми.
Югарыда телгә алынган хасталар булганда, балны дару үләннәре белән дә кулланырга була. Мәсәлән, балан белән. Ул хәтта үзе генә дә йөрәк тибешен нормальләштерә, сидек чыгуны яхшырта.
Бал белән 1:1 нисбәтендә катнаштырган суган согы атеросклероздан файдалы. Ашар алдыннан көнгә 2-3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.
Аяктагы кан тамырлары авырулары – эндартериит, варикоз, йөрәк-ишемия авы¬руыннан балны сарымсак белән кулланырга тәкъдим итәләр. 250 г әрчегән һәм изгән (уган) сарымсакны 350 г сыек бал белән яхшылап кушып, бер атна төнәтәләр. 1-2 ай буе көнгә 3 мәртәбә ашарга 40 минут кала 1әр аш кашыгы эчәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр