Баланнан тәмле пирог рецепты
Әлеге әчкелтем җимештән пешерелгән пирог рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен:
- 1 ст. җылы су,
- 0.5 ст. көнбагыш мае,
- 1 аш калагы шикәр комы,
- 1 чәй кашыгы тоз,
- 0.5 чәй калагы чүпрә,
- 1 йомырка,
- 0.5 чәй кашыгы сода,
- уксус,
- он.
Эчлеккә:
Балан, алма, шикәр комы, он яки манный ярмасы.
Эш барышы:
Йомырка, су, май, чүпрә, шикәр комы, тоз һәм соданы бераз уксус беләнн күпертеп алып салабыз. Бөтенесен бергә болгатып, йомшак итеп камыр басабыз һәм "ял иттерергә" алып куябыз. Ул арада эчлекне әзерлибез. Алма белән балан өстенә шикәр комы салабыз. (Күләме - таба зурлыгына карап). Манный ярмасы яки он салып куертабыз. Артык куерту кирәкми. Камырны табага җәеп, эчлекне салгач, өстенә бераз ак май кисәкләре салсаң, пирог тәмлерәк була. 200 ° эсселектә 1 сәгать пешерәбез.
Табынга салкын килеш чыгарасы. Ашларыгыз тәмле булсын.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев