Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бәрәңге бөккәне

Эчлек өчен кирәк: бәрәңге – 120 г, башлы суган – 20 г, атланмай – 10 г, тәменчә тоз, борыч, аш тәмләткечләр.

Эш барышы: Төче камыр басабыз һәм 15-20 минут плёнка белән каплап тотабыз. Ул арада эчлек әзерлибез: бәрәңгене шакмаклап, суганны ваклап турыйбыз, тоз, борыч сибәбез. Яраткан кешеләр укроп яисә әнис орлыгы кушарга да мөмкиннәр. Камырны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Уртасына эчлек һәм атланмай салып, кырыйларын тоташтырып, бөреп куябыз. 180 градус кызулыктагы мичтә 40-50 минут пешерәбез. Табынга чыгарганда, урталай ярып, өстенә сары май яки атланмай эретеп сибәбез.

/ Гөлия Ибатуллина фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев