Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бәрәңге файдасы турында

Бәрәңге согы күп төрле авырулардан дәва. Мәсәлән, ашказаны-эчәк тракты авыруыннан. Бәрәңге суын көнгә өч мәртәбә ашар алдыннан эчсәң файдасы зур.

Сок ун минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк. 4-5 атна эчендә ул гастрит, колит авыруларын бетерә, ашказаны җәрәхәтен – 6-8 атна эчендә. Яшь бәрәңге согы аеруча файдалы. Тәмле булсын өчен аңа бал яки мүк җиләге согын кушалар.
Бәрәңге шулай ук полиартриттан дәвалый. Бу сыйфатын Альма Нексе дигән галимә ачкан. Ул 20 ел инвалид арбасында утырган. Аяк-куллары кәкрәеп беткән бу ятим кызга төш кергән. Төшендә аңа дәвалану юлын күрсәткәннәр. Кабыклы бәрәңгене бик озаклап пешергәч, суы белән бергә төяргә һәм шул ботканы көне буе ашарга кирәк икән. Ике атна үтмәгән, бәрәңге Альманың хәлен җиңеләйткән. Бераздан ул аягына баскан.

* Икегә аерылган юка чәчләрне шулай ук бәрәңге согы белән дәвалыйлар. Аны чәч төбенә сылап 20 минут тоталар да юып төшерәләр.
* Коры бит тиресен мамыкка манылган бәрәңге согы белән дымландыралар.
* Бәрәңге согы йөрәк өчен дә файдалы, ул холестерин күләмен киметә.
* Гастрит вакытында бәрәңге согын ун көн эчеп, ун көн тәнәфес ясарга кирәк. Иртән ашарга ярты сәгать кала, аны бер стакан эчәргә кирәк.
* Бәрәңге согы бавырны һәм үт куыгын агулы матдәләрдән чистарта.
* Иң файдалы матдәләр – бәрәңгенең кабыгында. Шуңа күрә бәрәңгенең «мундиры» белән пешерелгәне әйбәтрәк. Мичтә пешсә, тагын да яхшы.

Белү зыян итмәс 

* Бәрәңге боламыгына сөтне салкын килеш өстәмәгез, төсе ямьсезләнәчәк, каралачак.
* Пешкән бәрәңгене уклау белән төймәгез, бәрәңге тигез төелмәс, уклау да ярылыр. Моның өчен махсус төйгеч бар.
* Бәрәңге пешә торган кәстрүлгә суны күп салмагыз – ул бәрәңгене 1 см гына капласын.
* Кыздырылган бәрәңге әзерләгәндә тозны яртылаш әзер булганда салсагыз яхшырак булыр.
* Искерә, картая башлаган бәрәңгене әзерләгәндә суына бераз шикәр өстәсәгез, тәмләнер.
* Пешкән бәрәңге йомшартасы я угычтан чыгарасы бар икән, моны ул кайнар чакта эшләү кулайрак. Суынгач авыррак була.
* Бәрәңгене уртача кызулыктагы утта пешерегез, тигезрәк күперер. Көчле утта бәрәңге тышы шартлый башлый, эче пешми кала. Бәрәңге изелмичә пешсен дисәгез, суы кайнап 15 минут узгач аны саркытыгыз да, парда пешереп бетерегез. Шулай ук суга чирек чәй кашыгы уксус өстәп була.
* Бәрәңгене тышы белән пешергәндә, берничә җиреннән чәнечке белән тишегез, шулай иткәндә яргаланмас.

Бәрәңгенең азык кыйммәте

Бәрәңгенең уртача 76,3 проценты судан һәм 23,7 проценты коры матдәдән, шул исәптән 17,5 проценты крахмалдан, 0,5 проценты шикәрдән, 1-2 проценты аксымнан, 1 процент чамасы минераль тозлардан тора. Бәрәңге – С, В1, В2, В6, РР, К витаминнары һәм каротиноидлар чыганагы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт